Бүген Сәпәй авылында «Себер урамы» бәйрәме узды!
19:40
05.09.2026 16+
Бүген Сәпәй авылында «Себер урамы» бәйрәме узды!
Авыл башлыгы Фәния Галимҗан кызы кунакларны сәламләде, ә тарихчы Солтанов Мирфаяз абый Себер урамының катлаулы һәм бай тарихы белән таныштырды. Бәйрәм күңелле уеннар, учакта пешкән тәмле плов, чын самавыр чәе әйләнәсендә җылы аралашуга әверелде.
Аеруча шатлыклысы – еракта яшәүче якташларыбыз да кайткан иде. Читтә йөрсәң дә, йөрәк туган авылда, без бергә!
#Сәпәй #СеберУрамы #ТарихиБәйрәм #ТатарАвылы