Бүген Шимбә, Кызыл Сукачи авылында зиярат омәсе узды.
19:43
05.09.2026 16+
Бүген Шимбә, Кызыл Сукачи авылында зиярат омәсе узды.
Авыл халкы авыл башлыгы белән берлектә, бердәм булып, зиратны чистарттылар. Каберләр тәртипкә китерелде, чүп-чар җыелды.
Әлеге омә — мэрхумнэргэ хөрмәт кенә түгел, ә үзебезнең бердәмлекнең, татулыкның дәлиле. Һәркем үзенең кулын тидерде, күңелен бирде.
Халкыбызда әйткән сүз бар:
“Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел!”
Кызыл Сукачилылар бу омә белән шул гади, ләкин тирән мәгънәле сүзнең дөреслеген тагын бер кат исбатладылар. Рәхмәт сезгә!
#КызылСукачи #Омә #ИсәннәрнеңКадеренБел