icon_gotop
18+
autorisation
Войти | Регистрация
Татарстанское время
01:07
Пятница, 2 октября
Рекламный баннер 990x90px header-top

Бүген Әгерҗе авылында "Уйнагыз, гармуннар!" фестивале узды.

15:56 30.09.2026 16+
Бүген Әгерҗе авылында "Уйнагыз, гармуннар!" фестивале узды. Бу чара махсус хәрби операциядә катнашучы, батыр егетебез Рәфил Кәримов истәлегенә багышланды.

Фестивальдә Азнакай муниципаль районы башлыгы Шамсутдинов Айдар Хәләфетдин улы, Әгерҗе авыл җирлеге башлыгы Әдилә Мирзагитова һәм Ветераннар Советы рәисе Альбина Сафиуллина, авыл халкы катнашты.

Айдар Хәләфетдин улы Рәфилнең әти-әнисе Рәфәт абый белән Дарья апага шундый батыр, талантлы ул тәрбияләгән өчен рәхмәт белдерде. Рәфилнең тормыш иптәше Флүзә һәм әти-әнисе Рәфил турында якты хатирәләре белән уртаклаштылар, аны сагынып искә алдылар.

Айдар Хәләфетдин улы бу фестивальнең һәр елны традицион рәвештә үткәрелүен теләп калды һәм оештыручыларга рәхмәт белдерде.

Фестивальдә районыбыз баянчылары һәм тальянчылары катнашты. Валиев Мөнир, Баянов Фирдәвес, Каримов Рафаил, Сәрия Сагди, Шакирова Расима, Шакиров Әмин, Ризатдинова Гөлгенә, трио "Чулпан", "Умырзая" төркеме, Арсланов Илнур, Гаранев Рамил, Каримов Мидхат, Асылхузин Расим, Мустафин Ильгизәр, Сабуров Мансур, Шакиров Илнар чыгыш ясады.

Ә инде батырның әтисе – Рәфәт улының гармунын алып, уйный башлагач, авылдашларның күзләренә яшьләр эленде. Бу көнне махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм акциясе дә оештырылды. Фестивальдә катнашучыларга дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

Рәфил - безнең горурлыгыбыз! Аның истәлеге мәңге йөрәкләрдә сакланыр.

Әйтергә безгә оныттың бугай
Бу җирдә әле аерылу барын,
Ялгар идең син өзелгән моңны,
Кайда син, гармун, кайда син, гармун? https://aznakayevo.tatarstan.ru/aznakaevo_fotoreport.htm/photoreport/11078319.htm
2