icon_gotop
18+
autorisation
Войти | Регистрация
Татарстанское время
02:49
Суббота, 3 октября
Рекламный баннер 990x90px header-top

Азнакай гимназиясендә өлкәннәр көненә багышланган "Кабак- муллык, өлкәннәр байлык " дип исемләнгән чара узды.

20:49 01.10.2026 16+
Азнакай гимназиясендә өлкәннәр көненә багышланган "Кабак- муллык, өлкәннәр байлык " дип исемләнгән чара узды. Бу бәйрәмне ТОС6,12 җитәкчеләре , гимназия хезмәткәрләре белән берлектә оештырдылар. Бәйрәмдә: Җирлектә яшәүчеләр һәм гимназия укучылары ясаган эшләнмәләрдән күргәзмә
Бүләкләүләр
Балалардан котлау концерты. " Мин һәм кабак" конкурсына өлкәннәребез алып килгән кабактан ясалган төрле ашамлыклар булды.
Бәйрәмне котлау сүзләре белән Азнакай районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев башлап җибәрде. Чара укучылар көче белән әзерләнгән концерт номерлары белән үрелеп барды. "Иң актив өлкән кеше", "Күп еллар бергә яшәгән гаилә", "Урам БашКабагы ", "Иң сирәк сорт Кабак хуҗасы", "Кабак экспедиторлары», «Кабак хуҗабикәсе" номинацияләрендә җиңүчеләр билгеләнде. Ә Бәйрәм ахырында җирлектә яшәүче хуҗабикәләребез әзерләп алып килгән "Кабак-ассорти» ашамлыкларыннан чәй өстәле артында авыз иттек! Бәйрәм бик күңелле узды!Алда да матур очрашулар насыйп булсын дигән теләктә калабыз! Бәйрәм чарасын иҗтимагый совет әгъзасы Абдуллина Г.Л. оештырды.
10
ЧИТАТЬ ТАКЖЕ ПО ТЕМЕ