icon_gotop
18+
autorisation
Войти | Регистрация
Татарстанское время
01:07
Пятница, 2 октября
Рекламный баннер 990x90px header-top

Хөрмәтле ветераннарыбыз, кадерле якташларыбыз!

19:58 01.10.2026 16+
Хөрмәтле ветераннарыбыз, кадерле якташларыбыз!

Октябрь аеның беренче көннәрендә без өлкән буын вәкилләренә – әби-бабайларыбызга, ата-аналарыбызга, остазларыбызга – рәхмәт һәм тирән хөрмәт сүзләрен җиткерәбез. Районыбызның үсеше һәм чәчәк атуы өчен гомер буе хезмәт куйган барлык кешеләргә чын күңелдән горурлык сүзләрен һәм изге теләкләребезне юллыйбыз. Сезнең фидакарь хезмәтегез, лаеклы тормышыгыз – барыбызга да үрнәк. Бүген дә сез район тормышында, җәмәгать эшләрендә иң актив катнашучылар. Без һәрвакыт сезгә киңәш сорап мөрәҗәгать итәбез, тәҗрибәгезгә таянабыз. Сез – тормышыбызның терәге, җылылык һәм сабырлык чыганагы, акыллы һәм мәрхәмәтле остазларыбыз.

Кадерлеләребез! Бәйрәм белән иң ихлас котлауларыбызны кабул итегез. Якыннарыгыз игътибар һәм кайгырту белән уратып алсын, сәламәтлегегез тайпылмасын, гомерегез озын һәм шатлыклы булсын. Без сезне яратабыз. Без сезне хөрмәт итәбез. Һәм сезгә бик рәхмәтлебез.

С праздником вас дорогие наши!

Айдар Шәмсетдинов,
Азнакай муниципаль районы башлыгы
2