Азнакай районында Халык җыеннары дәвам итә.
16:59
09.09.2026 16+
Азнакай районында Халык җыеннары дәвам итә. Бүген чираттагы очрашу Ильбэк авыл җирлегендә узды.
Җыенда Азнакай муниципаль районы башлыгы урынбасары Айдар Фандасович Халиуллин катнашты. Ул халык алдында чыгыш ясап, районның үсеш юнәлешләре, бюджет мәсьәләләре һәм алдагы бурычлар турында сөйләде.
Халык җыеннары — хакимият белән авыл халкы арасында турыдан-туры элемтәнең нәтиҗәле формасы. Азнакай районында мондый очрашулар дәвам итә!