Азнакай шәһәренең 7 нче мәктәбендә Хәнипова Сәрвәр Миргарифан кызының “Томыш сынавы” һәм балалар өчен язылган “Бабам юкәләре” дип исемләнгән китапларын тәкъдим итү...
15:13
23.04.2026 16+
Азнакай шәһәренең 7 нче мәктәбендә Хәнипова Сәрвәр Миргарифан кызының “Томыш сынавы” һәм балалар өчен язылган “Бабам юкәләре” дип исемләнгән китапларын тәкъдим итү кичәсе узды.
Шагыйрәне котларга, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев,Сукаеш авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Закирова, “Гөлстан” әдәби берләшмәсе әгъзалары, авылдашлары, хезмәттәшләре, туганнары, якыннары да килгән иде. Алар шагыйрәгә иң изге теләкләрен җиткерделәр, иҗат уңышлары теләделәр.
7нче мәктәп укучылары аның шигырьләрен укыды, укытучылар коллективы җырларын башкарды. Иң зур бүләк - ул оныгы Даниэльның укытучы, композитор Резеда Гыйләҗева белән “Әбиемә” җырын башкаруы булды.