Татарча диктантта катнаш!
24-26 апрельдә Мәскәү вакыты белән иртәнге сәгать 10да барлык теләүчеләр узләренең татар телен белү дәрәҗәсен тикшерә алачак.
Татарча диктант татар телендә сөйләшүчеләр, өйрәнүчеләр һәм яратучылар өчен дөньякүләм чара.
Беренче тапкыр бу чара 2016 елда үткәрелә, бүгенге көнгә 31 илдән һәм Россиянең 74 төбәгеннән катнашучыларны берләштерә.
Катнашу форматлары:
Офлайн рәвештә мәктәпләрдә, университетларда, мәдәният үзәкләрендә, китапханәләрдә һәм башка мәйданчыкларда;
Онлайн рәвештә рәсми сайт аша️ https://diktant.tatar
️Офлайн мәйданчыклар илебезнең төбәкләрендә, чит илләрдә, Татарстан районнарында һәм Казанның төрле оешмаларында да була.
Акциянең туры трансляциясе ТНВ-Татарстан, ТНВ-Планета телеканалларында һәм акциянең рәсми сайтында алып барылачак.
Татарча диктант