icon_gotop
18+
autorisation
Войти | Регистрация
Татарстанское время
07:05
Вторник, 4 августа
Рекламный баннер 990x90px header-top

Бүген 21нче апрель көнне Азнакай балалар иҗат үзәгендә башлангыч сыйныф укучылары өчен Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган “Тукай - мәңгелек нур” дип аталган...

16:56 21.04.2026 16+
Бүген 21нче апрель көнне Азнакай балалар иҗат үзәгендә башлангыч сыйныф укучылары өчен Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган “Тукай - мәңгелек нур” дип аталган тантаналы кичә узды.
Чара барышында бөек шагыйрьнең тормыш юлы искә төшерелде, укучыларТукай иҗатына багышланган викторина сорауларына җавап бирделәр, шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты буенча белемнәрен күрсәттеләр.
7 нче мәктәпнең “Мизгел” театр коллективы уйнаган “Серле алан” әкияти-тамашасы да укучылар күңеленә хуш килде.
Шулай ук әлеге чара барышында "Сәйяр" балалар һәм яшүсмерләр театрлары республика фестиваленең муниципаль этабында җиңүчеләр бүләкләнде. Бу очрашу, катнашучыларның милли хисләрне көчәйтеп, туган телгә, мәдәниятебезгә мәхәббәтне арттырды.
17
ЧИТАТЬ ТАКЖЕ ПО ТЕМЕ