Әгерҗе авылында ифтар мәҗлесе узды
12:50
10.03.2026 16+
Әгерҗе авылында ифтар мәҗлесе узды.
Башкарма комитет, мәчет һәм ветераннар советы берләшеп, авылдашлар өчен чын мөселманча кунакчыллык үрнәге күрсәтте.
Олылардан — фатиха, яшьләрдән — хөрмәт. Табыннарда — мул ризык, күңелләрдә — иман нуры. Рамазан аенда мондый очрашулар аеруча кыйммәтле.
Рамазан ае дәвам итә. Әле алда тагын изге кичәләр, догалар һәм очрашулар көтә. Әлеге матур кичәне оештыруда катнашкан һәр кешегә зур рәхмәт! Бердәм булыйк, тату булыйк!
Әгерҗе авыл халкы шундый бердәмлектә яши.