icon_gotop
18+
autorisation
Войти | Регистрация
Татарстанское время
14:41
Понедельник, 28 сентября
Рекламный баннер 990x90px header-top

Язгы табигатьнең ямьлелегенә кушылып, игеннәрнең күтәрелүе, күк йөзендәге тургайларның моңлы җырлары яңгыраган мәгънәле мизгелдә, милли бәйрәмебез - Сабан туе якынлаша!

14:37 04.06.2025 16+
Язгы табигатьнең ямьлелегенә кушылып, игеннәрнең күтәрелүе, күк йөзендәге тургайларның моңлы җырлары яңгыраган мәгънәле мизгелдә, милли бәйрәмебез - Сабан туе якынлаша!

Милләтебезнең данын күтәрүче, көрәш мәйданында билбауларын каккан батыр егетләребез, чиләк-көянтәләрен күтәреп, узышучы гүзәл кызларыбыз, Сабан туе батырына сөлгеләр чигүче киленнәребез – халыкның горурлыгы һәм мәртәбәсе! Быел, 2025 елның 8 июнендә, Азнакай шәһәренең үзәк мәйданында елдагыча Сабан туе гөрләячәк! Без сезне дусларыгыз белән бергә бүләкләр оту, традицион уеннарда катнашу һәм, әлбәттә, кызыклы концерт программасы белән шатландырырга чакырабыз.

Сабантуйлар мөбарәк булсын!
3061