Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршылау алтыннан ветераннар советы активы Актүбә инвалидлар һәм картлар йортына барды
19:46
07.05.2025 16+
Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршылау алтыннан ветераннар советы активы Актүбә инвалидлар һәм картлар йортына барды. Коллектив концерт номерлары һәм күчтәнәчләр белән килде. Тәрбияләнүчеләр һәр башкаручыны җылы кабул итте. Сугыш чоры баласы 98 яшен тутырган Садретдинова Миннегаян әбине бәйрәм белән һәм туган көне белән котлап күчтәнәч керттек һәм җыр бүләк иттек. Бу очрашу һәркемнең күңелендә җылы тәэсирләр калдырды.