Әзһәр Шакиров: «Гадилек һәм дөреслекне әйтергә теләү – хөрмәткә лаеклы сыйфатлар»
Театрда яшь чагыннан ук үзенең таланты белән аерылып торган күренекле татар актеры, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты – Әзһәр абый Шакиров бездә кунакта
Әзһәр абый – Камал театрының гына түгел, бөтен татар театрының легендасы. Заманында Азнакайның кечкенә генә авылыннан ике бала – Әзһәр Шакиров һәм Нәҗибә Ихсанова, Мәскәүгә укырга чыгып киткән булган. Хәзер инде ул авыл юк!