

Чалпы урта мәктәбенең 4нче сыйныф укучылары якынлашып килүче 8 март бәйрәме алдыннан "Өмет" социаль-төрнәкләну бүлегенә кереп, андагы апаларны, әбиләрне бәйрәм белән котладылар. Алар белән күңелле уеннар оештырып уйнадылар, матур кул эшләре ясарга өйрәнделәр. Буыннар арасындагы шундый очрашу-аралашу күркәм традициягә кереп китте.
Тернәкләндерү бүлегенең хезмәт инструкторы Гөлгенә Низамова мондый кунакларны һәрвакыт ачык йөз белән каршы ала һәм бу очрашуларны онытылмаслык, күңелле итеп оештыра. Рәхмәт Сезгә, Гөлгенә ханым! Якынлашып килүче бәйрәм белән! 