icon_gotop
18+
autorisation
Войти | Регистрация
Татарстанское время
11:32
Понедельник, 12 октября
Рекламный баннер 990x90px header-top

Көзге өмәләр үзенең иң матур мәлендә.

21:42 10.10.2026 16+
Көзге өмәләр үзенең иң матур мәлендә. Әсәй авылында бүген зур бердәмлек гыйбрәте күрсәтелде. Мәктәп ихатасында һәм бакчасында төзекләндерү эшләре башкарылды. Авыл җирлегенә ярдәмгә Азнакай шәһәренең 1 нче мәктәбе коллективы килде.

Көзге яфраклардан чистарту, бакча эшләрен башкару — барысы да бердәм һәм күңелле үтте. Бу бит татар халкының борынгыдан килгән өмә традициясе — бергәләп эшләү, бер-берсенә ярдәм итү.

Шәһәр мәктәбе укытучылары һәм хезмәткәрләре авыл халкына зур ярдәм күрсәтте. Мондый гамәл — мәктәпләр арасындагы дуслык һәм бердәмлекнең ачык мисалы. Әсәй авылы халкы бу ярдәм өчен чын күңелдән рәхмәт белдерә.

Көзге өмәләр — табигатькә һәм кешеләргә файда китерә торган изге эш. Бүгенге өмә моның тагын бер ачык дәлиле булды.

Рәхмәт сезгә, хөрмәтле укытучылар һәм хезмәткәрләр!
9