icon_gotop
18+
autorisation
Войти | Регистрация
Татарстанское время
01:21
Пятница, 9 октября
Рекламный баннер 990x90px header-top

Өлкәннәр айлыгы уңаеннан Азнакай муниципаль районы Ветераннар советы активы белән очрашу узды.

08:59 08.10.2026 16+
Өлкәннәр айлыгы уңаеннан Азнакай муниципаль районы Ветераннар советы активы белән очрашу узды. Чарада Азнакай муниципаль районы башлыгы Айдар Халяфутдин улы Шәмсетдинов катнашты.

Очрашуда төрле өлкәләрдә хезмәт куйган ветераннар, иҗтимагый тормышта актив катнашучы якташларыбыз җыелды. Чара бик җылы, дустанә атмосферада үтте. Ветераннар белән фикер алышулар, күңелле сөйләшүләр барышында алар өчен махсус әзерләнгән матур концерт номерлары тәкъдим ителде.

Сөйләшү барышында киләчәккә планнар, район тормышындагы яңалыклар хакында да сүз кузгатылды. Үз чыгышында район башлыгы Айдар Шәмсетдинов ветераннарыбызның һәрвакыт югары активлык күрсәтүләрен, җәмәгать эшләрендәге катнашларын аерым билгеләп үтте.

«Сезнең активлыгыгыз, тормышка булган карашыгыз, мәхәббәтегез – яшьләргә үрнәк. Киләчәктә дә шулай актив, сәламәт булып калуыгызны телим», – дип билгеләп үтте Айдар Халяфутдин улы.

Өлкән буын вәкилләренә тирән хөрмәт һәм рәхмәт хисләре белән сугарылган бу очрашу барысының да күңелендә җылы эз калдырды.
6