Мәнәвез авыл мәдәният йортында өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.
15:58
04.10.2026 16+
Мәнәвез авыл мәдәният йортында өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Бу көн — өлкән буын вәкилләренә хөрмәт һәм рәхмәт сүзләрен җиткерүнең тагын бер матур сәбәбе булды.
Сәхнәдә авылның талантлы үсмерләре һәм үзешчән артистлары чыгыш ясадылар. Балалар һәм яшьләр башкарган җырлар, халык моңнары бәйрәмгә үзенчәлекле атмосфера өстәде, зал аларны ихлас кабул итте.
Бәйрәмнең икенче өлеше — чәй табыны һәм аралашу булды. Олы яшьтәге апа-абыйлар, әби-бабайлар бергәләп яшьлек елларын искә алып, яңалыклар белән бүлештеләр.
“Сезнең акыллы киңәшегез безгә юл күрсәтә, сабырлыгыгыз — үрнәк” — дип өлкәннәргә ихлас рәхмәт сүзләре әйтелде.️