icon_gotop
18+
autorisation
Войти | Регистрация
Татарстанское время
05:54
Понедельник, 21 сентября
Рекламный баннер 990x90px header-top

Кайбер очрашулар йөрәктә тирән эз калдыра.

19:00 19.09.2026 16+
Кайбер очрашулар йөрәктә тирән эз калдыра.
Бүген 539 нчы сайлау участогы комиссиясе Амир Әхмәт улы һәм Гөлсинә Миннегали кызы Әхмәтовлар йортына тавыш бирергә килде. Аларга 94 һәм 87 яшь. Амир абый — хөрмәткә лаек шофер, ә Гөлсинә апа фермада һәм профилакторийда фидакарь хезмәт иткән.

Йортларына аяк басуга ук җылылык, яктылык сизелә. 66 ел бергә гомер итәләр! Бәхетнең һәм гаилә ныклыгының чын сере шул түгелме?

Бүген алар формаль генә тавыш бирми. Алар үзләренең зур гаиләсенең киләчәге : Ижауда яшәсәләр дә, туган йортларын әти-әнисен һич онытмаучы уллары, ике кызлары һәм оныклары өчен тавыш бирә.

Аларга карап шуны аңлыйсың: патриотизм — ул кычкырып әйтелгән матур сүзләр генә түгел. Үз җиреңне ярату, якыннарыңны кадерләү һәм нәселең киләчәге өчен ил язмышын билгеләү максатыннан тавыш бирү — менә шул патриотизм.

Хезмәтегез һәм тормыш тәҗрибәгез өчен рәхмәт сезгә! Тагын күп еллар татулыкта, исән-сау яшәргә язсын сезгә! #ТатарстанАлга #Россияголосует
16