Сәпәй авылында сайлау көннәрендә чын бәйрәм рухы
14:20
20.09.2026 16+
Сәпәй авылында сайлау көннәрендә чын бәйрәм рухы
Сайлау участогы янында Сәпәй авылында Кабак бәйрәме оештырылды. Чара авылдашларны берләштерү, милли традицияләрне саклау һәм бәйрәм кәефе булдыру максатыннан үткәрелде. Кунаклар өчен мул табын әзерләнде: мичтә пешкән каймак; кабактан пешерелгән тәмле ризыклар; учакта пешкән яшелчә рагуы.
Шулай ук кабактан ясалган кул эшләнмәләре бәйгесе узды. Балалар һәм аларның әти-әниләре үз куллары белән төрле эшләнмәләр әзерләде. Оештыручыларга һәм барлык катнашучыларга бик зур рәхмәт!
Сездә сайлауларга килегез! Сайлау участоклары 20:00гә кадәр эшли.