icon_gotop
18+
autorisation
Войти | Регистрация
Татарстанское время
06:14
Пятница, 28 августа
Рекламный баннер 990x90px header-top

️Азнакай районының 95 еллыгына багышланган рубриканы дәвам итәбез.

20:59 25.08.2026 16+
️Азнакай районының 95 еллыгына багышланган рубриканы дәвам итәбез.

Бүген Кәкре-Елга авылында яшәүче хезмәт ветераны Хаҗия Фатих кызы үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп үтә.

Аның хезмәт юлы – туган җиргә, авыл хуҗалыгына тугрылыклы хезмәт үрнәге. Сугыш чорында һәм сугыштан соңгы елларда төрле тармакларда эшли, аннары күп еллар колхозда счетовод булып хезмәт куя. Озак еллар намуслы хезмәте өчен «Хезмәт ветераны» исеме бирелә.

Тормыш иптәше Гыйльметдин Миңгазетдин улы белән бергә өч ул тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә Хаҗия Фатих кызының 4 оныгы һәм 7 оныкчыгы бар.

Юбилей белән аны район җитәкчелеге вәкилләре, туганнары, якыннары һәм авылдашлары котлый. Хөрмәтле ветеранга Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырыла.

Азнакай районы үзенең озын гомерле аксакаллары белән горурлана. Алар – тере тарих, яшь буын өчен үрнәк. Районыбызның 95 еллык юбилее алдыннан мондый очрашулар аеруча мөһим һәм кыйммәтле.

Юбилярга нык сәламәтлек, якыннарының кайгыртуы, тынычлык һәм иминлек телибез!

#АзнакайРайоны95 #КәкреЕлга #100яшь
749