14 апрель көнне Азнакайның 2 нче мәктәбендә мәгариф идарәсе һәм Казан федераль университеты белән берлектә оештырылган «Йөрәгегез белән батырлыкка кагылыгыз» зональ...
10:59
15.04.2026 16+
14 апрель көнне Азнакайның 2 нче мәктәбендә мәгариф идарәсе һәм Казан федераль университеты белән берлектә оештырылган «Йөрәгегез белән батырлыкка кагылыгыз» зональ фәнни- гамәли конференция узды.
Әфган сугышында батырларча һәлак булган райондашыбыз, шушы мәктәптә укыган Фәнис Гыйльфанов исемендәге конференция биредә инде җиденче тапкыр үткәреле, анда районыбызның укучылары, укытучылары катнашты. Конференция алты номинация буенча узды. Җиңүчеләргә һәм призерларга дипломнар тапшырылды, ә катнашучылар сертификатлар алды.