"Татнефть" хәйрия фонды дүртенче ел рәттән Азнакай шәһәре һәм Актүбә бистәсе халкы һәм кунаклары өчен "Кыш Бабай резинденциясе" проектын оештыра
14:30
22.12.2025 16+
"Татнефть" хәйрия фонды дүртенче ел рәттән Азнакай шәһәре һәм Актүбә бистәсе халкы һәм кунаклары өчен "Кыш Бабай резинденциясе" проектын оештыра. Кыш Бабай резинденциясе - ул балаларны могҗизави әкият дөньясына дәшеп, өлкәннәрне күңелле балачакка алып кайта торган сихри урын. Биредә теләге булган һәркем шигырь укып, җыр җырлап - һөнәрләрен күрсәтеп, тәмле бүләккә ия була, фотога төшә ала. Резиденция 11 гыйнварга кадәр көн саен 15:00-21:00 сәгатьләрдә эшли. Керү ирекле.