
Календарьдагы күпсанлы бәйрәмнәр, тантаналы даталар арасында бер моңсу көн бар, ул – декабрь аенда билгеләнеп үтә торган Халыкара инвалидлар көне.
Шул уңайдан, Азнакай мэдэният йортында буген 3 декабрь - районыбызда сэламэтлеклэре чиклэнгэн кешелэргэ багышланган марафон узды.

Адәм баласына һәрчак нидер җитми, ашыга, тормыштан зарлана.
Янәшәдә генә ярдәмгә мохтаҗларның моң-зарларын ишетми.
Язмыш кимсеткән бу кешеләрнең яшәүләре зур батырлык.

Аларны җылы караштан, җылы сүздән мәхрүм итмик. Сәламәтлекнең кадерен белеп, түземле, шәфкатьле булырга өйрәник.