Рамазан — шәфкатьлелек һәм бердәмлек ае
12:48
14.03.2026 16+
Рамазан — шәфкатьлелек һәм бердәмлек ае.
Уразай авылында матур һәм мөһим вакыйга булды — ифтар мәҗлесе узды. Бу мәҗлескә махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре һәм, кызганычка каршы, шушы сугышта һәлак булган батыр егетләребезнең туганнары чакырылган иде.
Безнең өчен алар — чын геройлар. Аларның якыннарына без чиксез рәхмәтлебез.
Ифтар мәҗлесе иң якты уйлар, изге догалар һәм чын күңелдән әйтелгән теләкләр белән үтте.
Аллаһы Тәгалә догаларыбызны кабул итсен, илебезгә тынычлык, гаиләләрегезгә исәнлек-саулык һәм иминлек бирсен!