Хәерле иртә, Азнакаем!
08:11
20.02.2026 16+
Хәерле иртә, Азнакаем!
Бу матур иртәбезне Мальбагуш авыл җирлегенең «Мәллә» мәдәни үзәгеннән рухландыргыч фото белән башларга телибез. Әлеге фотода китапханәнен иң хөрмәтле кунагы-Давлетшина Илгизә Минегараевна, аңа 93 яшь!
Илгизә Минегараевна, китап укудан тәм табып, безгә яшәү дәрте һәм акыл үрнәге күрсәтә. Яшь – сан гына! Илгизә Минегараевна, сезнең гомер юлыгыз – безнең өчен зур байлык. Сау-сәламәт булыгыз, һәр көнегез шатлыклы үтсен!
Барлык Азнакайлыларга позитив, матур ,уңышлы көн телибез! Яхшы кәефләр сезгә!
Фото "Татнефть" пресс-хезмәтеннән алынган.