25 апрельдә безнең лицейда бөек шагыйребез Габдулла Тукайның иҗатына багышлап «Тукай әкиятләре дөньясында» дип исемләнгән рәсем конкурсы узды
12:27
25.04.2025 16+
25 апрельдә безнең лицейда бөек шагыйребез Габдулла Тукайның иҗатына багышлап «Тукай әкиятләре дөньясында» дип исемләнгән рәсем конкурсы узды. Укучылар күңелләрендә булган хисләрен бик оста кәгазьгә төшерә алган. Эшләрнең һәркайсында Тукай иҗатына карата мәхәббәт чагылыш тапкан. Иң яхшы рәсемнәр бөек шагыйрьгә багышланган күргәзмәдә мактаулы урын алды.