icon_gotop
18+
autorisation
Войти | Регистрация
Татарстанское время
04:07
Понедельник, 28 сентября
Рекламный баннер 990x90px header-top

Татарстан Россиянең иң яхшы спорт төбәге дип танылды

01:16 20.04.2024 16+
f09f8f86.png Татарстан Россиянең иң яхшы спорт төбәге дип танылды

Республикада спортны популярлаштыру эше нәтиҗәләре Мәскәүдә СБК (Sport Business Awards) премиясендә яңгырады, анда шулай ук спорт бизнесы һәм идарә өлкәсендә премиягә Казанның «УРАМ» экстрим-паркы ия булды.

e29880.png Ялларда республикада эссе һава торышы көтелә

Гидрометүзәк мәгълүматлары буенча, һава температурасы 27 градуска кадәр күтәреләчәк.

f09f8f9e.png 22 апрельдән Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелә

Бу вакытта учаклар, көнкүреш калдыклары, корыган үлән һәм чүп-чарны ягарга ярамый.

e29c85.png Чаллы һәм Әлмәттә яңа «ФИЗРА» Спорт үзәкләре ачылды

Аларда мини-футбол өчен ясалма өслекле кырлар, тренажер һәм теннис өстәлләре булган зоналар, спортчылар өчен чишенү бүлмәләре урнашкан.

f09f8c9f.png Менделеевскида яңа Дан аллеясе төзелеше башланды

Концепциядә мемориаль такталарны яңарту, рекрация функцияләрен мемориаль функцияләрдән аеру каралган.

3089