icon_gotop
18+
autorisation
Войти | Регистрация
Татарстанское время
10:19
Суббота, 26 сентября
Рекламный баннер 990x90px header-top

Казанда энергетика һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумы узды

00:48 06.04.2024 16+
f09f9a80.pngКазанда энергетика һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумы узды

Форумны ачуда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

f09f9ab4f09f8fbbe2808de29980.pngЛаеш экстрим-паркы Россиядә ел паркы булды

Җәмәгать киңлеге I Бөтенроссия парк премиясендә «Ел паркы. Кече шәһәрләр» номинациясендә җиңде.

f09f8cb1.pngРеспубликада «Экояз» конкурсы башланды

Катнашучыларга атна саен сигез биремнән тора торган экологик квест үтәргә тәкъдим ителә. Тулырак мәгълүмат: https://clck.ru/39fqBY сайтында.

f09fa587.pngМенделеевск Россия моношәһәрләре конкурсында җиңде

РФ ВЭБ «Шәһәрләре өчен биш адым» программасы нәтиҗәләре буенча «Ушков утраулары» паркындагы спортның экстремаль төрләре өчен мәйданчык «Энергия өстә. Сәламәт шәһәр» номинациясендә иң яхшысы дип табылды.

f09f90b1.pngЧаллыда хуҗалары булмаган песиләр өчен «акыллы» йорт төзелгән

Чаллының бер компаниясе җылылык, уты, «акыллы» ризык савыты булган йорт төзегән һәм үз тәҗрибәсе турында башкалар белән дәиуртаклашырга әзер.



3516