icon_gotop
18+
autorisation
Войти | Регистрация
Татарстанское время
02:15
Воскресенье, 2 августа
Рекламный баннер 990x90px header-top

Казанда Kazan Digital Week-2023 халыкара форумы узды

13:42 22.09.2023 16+
f09f92bb.pngКазанда Kazan Digital Week-2023 халыкара форумы узды

Форум фәнни-техник тәҗрибә алмашу һәм импортны алыштыру мәсьәләләре турында фикер алышу өчен IT-өлкә вәкилләрен берләштерде.

f09f8c87.png2024 елда ишегаллары төзекләндереләчәк кешеләр белән очрашулар башланды

Алар Әлмәт, Бөгелмә, Чаллы, Алабуга, Кукмара һәм Казанда уза.

f09f91a9f09f8fbce2808de29a95.pngӘлмәт табиблары баш миендә шеш булган хатын-кызны коткарган

Хатын-кызның сәламәт тукымаларын зарарламыйча, шешне алып ташлаганнар.

e29d84.pngТатарстанда барлык социаль объектлар җылылык сезонына әзер

Әзерлек паспортлары күп фатирлы йортларның 99,7%ына алынган. Җылылык бирү чорына кадәр ремонт, чистарту эшләре һәм җылылык системаларына опрессовка үткәрелде.

f09f8e86.pngБу ялларда узачак чаралар

23 сентябрьдә Түбән Камада шәһәрнең 57 еллыгын билгеләп үтәчәкләр. 23-24 сентябрьдә Казанда «ГОРОД-RE’ACTOR» бөтенроссия креатив индустрияләр фестивале узачак.

f09f8f88.pngКазан "Стрела" регби клубы беренче тапкыр Россия Кубогы иясе булды

Команда Красноярскның «Кызыл Яр» командасы 23:12 исәбе белән җиңде.



3956