icon_gotop
18+
autorisation
Войти | Регистрация
Татарстанское время
16:04
Суббота, 26 сентября
Рекламный баннер 990x90px header-top

Татар әдәбияты классикасының күренекле әдипләреннән берсе Шәриф Камал тууына бүген 140 ел

20:28 27.02.2024 16+
Татар әдәбияты классикасының күренекле әдипләреннән берсе Шәриф Камал тууына бүген 140 ел

Камалның беренче әдәби тәҗрибәләре 1905 елга карый. «Нур» газетасында, эшчеләр хокукын яклап, шигырьләр һәм мәкаләләр бастыра.



Шәриф Камал беренчеләрдән булып хатын-кыз эмансипациясе мәсьәләсенә багышланган әсәрләр иҗат итә, аның «Уяну» новелласы 1907 елда «Шура» журналында басыла һәм җәмгыятьтә киң яңгыраш таба.

1937 дә әдипнең 1920–1930 еллар авыл тормышына багышланган «Матур туганда» романы басылып чыга. Әсәр булачак эпопеянең беренче китабы сыйфатында авылда барган катлаулы, каршылыклы социаль үзгәрешләрне күрсәтергә тиеш була.

Шәриф Камал татар әдәбиятында «кечкенә» кешенең рухи асылын ачып салу юлларын дөрес билгели. Аның традицияләре замандашлары һәм киләчәк буын язучылар әсәрләрендә үсеш ала.

3448