Карамалы авылы халкы бердәмләшеп, зур һәм мөһим эшләр башкарды.
15:29
02.11.2026 16+
Карамалы авылы халкы бердәмләшеп, зур һәм мөһим эшләр башкарды. Өмә барышында корыган агачлар җыештырылды, ә зират территориясе чүп-чардан, яфраклардан һәм коры үләннән тулысынча чистартылды.
Зиратларның чиста һәм тәртиптә тотылуы – авыл халкының югары әхлаклылыгы һәм изге традицияләргә тугрылыгы билгесе. Аяз, коры ял көннәрендә туганнарның каберлекләрен карау һәм чистарту – чын мәгънәсендә изге һәм саваплы гамәл.
Авыл җирлеге башлыгы Артур Ринатович Ногманов бу изге эштә актив катнашкан барлык авылдашларга ихлас рәхмәт белдерде. Мондый бердәмлек һәм хезмәт сөючәнлек авылның рухи байлыгы һәм күрке булып тора.