icon_gotop
18+
autorisation
Войти | Регистрация
Татарстанское время
11:00
Вторник, 27 октября
Рекламный баннер 990x90px header-top

Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат йортында яшәүчеләр арасында шахмат һәм шашка буенча турнир уздырылды.

14:51 26.10.2026 16+
Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат йортында яшәүчеләр арасында шахмат һәм шашка буенча турнир уздырылды. Чараны хезмәт буенча инструктор З. В. Платонова оештырды.

Уенчылар үзләренең логик һәм стратегик сәләтләрен күрсәтеп, гадел һәм кызыклы көрәш алып барган. Ярышлар дустанә һәм күтәренке кәефтә үтеп, барысында да уңай эмоцияләр гына калдырган.

Мондый зыялы ярышлар акыл эшчәнлеген, логиканы һәм хәтерне ныгытуга бик зур өлеш кертә. Өлкәннәребез өчен бу бары тик уен гына түгел, ә фикерләүне шомарту, вакытны файдалы һәм кызыклы итеп үткәрү чарасы да.

Өлкәннәребезгә ныклы сәламәтлек, активлык һәм яңа җиңүләр теләп калабыз!
12