icon_gotop
18+
autorisation
Войти | Регистрация
Татарстанское время
09:06
Суббота, 3 октября
Рекламный баннер 990x90px header-top

«Авыл укытучысы» республика бәйгесендә — III урын!

13:37 02.10.2026 16+
«Авыл укытучысы» республика бәйгесендә — III урын!

МБОУ «Азнакай муниципаль районы Урманай авылы урта гомуми белем мәктәбе»нең ОБЗР укытучы-оештыручысы Төхбәтуллин Дамир Нурллович «Авыл укытучысы» республика бәйгесендә III урынга лаек булды!

Бәйгегә республикабызның төрле районнарыннан һәм шәһәрләреннән 265 гариза килгән. Шулар арасыннан иң көчле 12 укытучы финалга чыккан, һәм алар арасында безнең мәктәбебез укытучысы — Дамир Нурллович та бар!

Финал нәтиҗәләре буенча ул III урынны яулады. Җиңүчеләрне һәм призёрларны Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Хадиуллин Илсур Гәрәй улы бүләкләде.

38 ел гомерен мәгариф өлкәсенә багышлаган Дамир Нурллович — югары профессиональ осталыкка ия булган тәҗрибәле педагог, оста наставник һәм чын ватанпәрвәр.

Аның эшчәнлегендә яшь буынны хәрби-патриотик рухта тәрбияләүгә аеруча зур әһәмият бирелә. Укучыларда җаваплылык, кыюлык, тәртиплелек, Ватанга мәхәббәт хисләре тәрбияләүдә укытучының өлеше зур. #кадры
2022 елда Дамир Нурллович өлешчә мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә чакырыла. Ике ай дәвамында мобилизацияләнгән хәрбиләр өчен әзерлек җыеннарында катнаша. Үзенең күпьеллык педагогик һәм хәрби тәҗрибәсен кулланып, хәрбиләрне әзерләүдә үз өлешен кертә.
Бүген ул үзенең тормыш һәм хәрби тәҗрибәсен яшь буынга сүз белән генә түгел, ә шәхси үрнәге белән дә җиткерә.
Дамир Нурллович җитәкчелегендә мәктәп укучылары хәрби-спорт уеннарында, ярышларда, походларда һәм уку-кыр җыеннарында актив катнашып, муниципаль һәм республика күләмендә призлы урыннар яулыйлар.
Педагогның хезмәте һәм казанышлары төрле бүләкләр белән билгеләп үтелгән. Ул «Зарница-2024» уенында автоматны сүтеп-җыю буенча шәхси беренчелектә III урын өчен дипломга, шулай ук «Авангард» хәрби-уку җыеннарын үткәргән өчен Рәхмәт хатына ия.
265 гариза арасыннан финалга чыккан 12 укытучы арасында булу һәм республика бәйгесендә III урын яулау — Дамир Нурлловичның югары һөнәри осталыгының, күпьеллык хезмәтенең һәм үз эшенә тугрылыгының ачык дәлиле!
8
ЧИТАТЬ ТАКЖЕ ПО ТЕМЕ