Мальбагыш һәм Түбән Якый авылларында Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелде!
16:44
02.10.2026 16+
Мальбагыш һәм Түбән Якый авылларында Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелде!
Бәйрәм уңаеннан ике авылның өлкән яшьтәге кешеләре бер мәйданда җыелды. Бәйрәм бик җылы һәм дустанә мохиттә узды. Кунаклар өчен бай концерт программасы әзерләнде. Җыр-моң, матур биюләр һәм шигъри юллар яңгырады. Чыгыш ясаучылар өлкәннәргә аларның фидакарь хезмәте, авыллар үсешенә керткән өлешләре һәм яшь буынга биргән тәрбияләре өчен чиксез рәхмәт сүзләре җиткерде. Өлкәннәр – һәрбер гаиләнең һәм авылның алтын хәзинәсе. Без сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, күңел тынычлыгы һәм якыннарыгызның кадер-хөрмәтен куреп яшәвегезне теләп калабыз.