Бүген Түбән Якый авылында бик мөһим һәм изге гамәл – авылдашлар бергә җыелып, зиарат җыештыру өмәсен оештырдылар.
15:25
22.09.2026 16+
Бүген Түбән Якый авылында бик мөһим һәм изге гамәл – авылдашлар бергә җыелып, зиарат җыештыру өмәсен оештырдылар.
Авыл халкының дус-тату, бердәм булуы – безнең иң зур байлыгыбыз. Бергәләп эшләгәндә генә без үз тамырларыбызны саклый алабыз, ата-бабаларыбыз истәлеген хөрмәтли алабыз һәм киләчәк буыннарга үрнәк күрсәтә алабыз.
Бу өмәгә килгән һәркемгә зур рәхмәт! Сезнең тырышлыгыгыз һәм бердәмлегегез авылыбызның рухын күтәрә, безне тагын да ныграк берләштерә.
Аллаһы Тәгалә барлык изге гамәлләребезне кабул итсен! Авылыбыз имин, халкыбыз бәхетле булсын!