Районыбызның 95 еллыгы уңаеннан без якташларыбыз турындагы рубрикабызны дәвам итәбез.
19:49
15.09.2026 16+
Районыбызның 95 еллыгы уңаеннан без якташларыбыз турындагы рубрикабызны дәвам итәбез. Бүген Митрәй авылында гомер итүче олы хәзрәтебез Латыйпов Әнвәр Хәнип улын 90 яшьлек юбилее белән ихлас күңелдән котладык!
Әнвәр абый гомер буе туган авылында яшәде һәм хезмәт куйды. Тракторист, бригадир булып эшләп, туган якның үсешенә зур өлеш кертте. Шулай ук Митрәй мәчетен төзүдә дә зур өлеш керткән хәзрәтебез ул. Катифә апа белән бергә ике ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерделәр. Кызганыч, Катифә апа бүген арабызда юк.
Бүгенге көндә Әнвәр бабайның оныгы махсус хәрби операциядә хезмәт итә. Без аңа исән-сау әйләнеп кайтуын телибез.
Мондый хөрмәтле, хезмәт сөючән, сабыр буын вәкилләре — безнең горурлыгыбыз. Азнакай шундый кешеләр белән бай, без алар белән горурланабыз. Әнвәр абыйга нык сәламәтлек, озын гомер һәм бәхетле гомер телибез
#Азнакаевскомурайону95