Казанда узган «Уйнагыз, гармуннар!» фестивале шәһәр һәм республика көненә багышланган иң зур чараларның берсе булды.
19:58
30.08.2026 16+
Казанда узган «Уйнагыз, гармуннар!» фестивале шәһәр һәм республика көненә багышланган иң зур чараларның берсе булды.
Фестивальдә 1000нән артык гармунчы катнашты, алар арасында Татарстан районнарыннан да, Россиянең башка төбәкләреннән дә килүчеләр бар иде.Чара Татарстан Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы ярдәмендә оештырылды.
Азнакай гармунчыларының мондый масштаблы чарада катнашуы – зур горурлык! Алар үзләренең осталыгын күрсәтеп, бәйрәмгә үз өлешләрен керттеләр.
Гармун авазлары күңелләрне берләштерсен, иҗади уңышлар телибез!