Иҗтимагый совет әгъзасы буларак,бүген, Җиңү бәйрәме якынлашкан көннәрдә Азнакай гимназиясенең укучылар иҗат төркеме - җитәкчесе Диләрә Фасиева һәм 12 нче территориаль...
14:35
07.05.2026 16+
Иҗтимагый совет әгъзасы буларак,бүген, Җиңү бәйрәме якынлашкан көннәрдә Азнакай гимназиясенең укучылар иҗат төркеме - җитәкчесе Диләрә Фасиева һәм 12 нче территориаль иҗтимагый үзидарәсе белән берлектә Подгорная урамының тау итәге мәйданчыгында Бөек Ватан сугышы тыл ветераны 95 яшьлек Хәкимова Мөнирә апа, сугыш чоры балалары, шул урамда яшәүчеләр белән тантаналы очрашу оештырылды. Очрашуны район башлыгының урынбасары Айдар Халиуллин ачып җибәрде. Мәйданчыкта сугыш еллары җырлары яңгырады, биючеләр бик матур биюләр биеделәр. Тыл ветераны 95 яшьлек Мөнирә апа Хәкимова Азнакай районы башлыгы урынбасары белән бергә миләш агачлары да утырттылар. Соңыннан барлык килгән кунаклар белән чәй эчтек️ Мөнирә апа "Җиңү тәрәзәсе" акциясендә дә катнашырга өлгерде!
"Җиңү көне безгә аталарыбызның һәм бабаларыбызның каһарманлыгы, аларның хезмәт һәм сугыш батырлыклары турында һәрвакыт искә төшереп торачак"- дигән теләктә калабыз!