icon_gotop
18+
autorisation
Войти | Регистрация
Татарстанское время
03:52
Понедельник, 3 августа
Рекламный баннер 990x90px header-top

Без — бәхетле, без — шагыйрьле халык

15:51 29.04.2026 16+
Без — бәхетле, без — шагыйрьле халык
Без — Тукайлы халык мәңгегә!
Бүген безнең лицейда, Тукай атналыгын йомгаклап, “Без-Тукайлы халык” исемле бик матур кичә узды. Укучылар шагыйрьнең шигырьләрен зур кызыксыну белән сөйләделәр, шагыйрь сүзләренә язылган җырларны башкардылар, скрипкада, курайда, гармунда уйнап, күңелле чыгышлар ясадылар.
Кичәбезнең кунагы, 7нче ТОС җитәкчесе Бәхтиев Рафаэль Мөҗәхит улы, укучыларга туган телебезгә карата ихтирамлы булырга, туган ягыбызны яратырга кирәклеге турында сөйләде. "Туган тел — милләтнең җаны, рухи байлыгы һәм тарихи хәтере. Аны онытмау, саф килеш саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру — һәрберебезнең изге бурычы. Тел яшәсә — милләт яшәр. Чыгыш ясаган барлык укучыларга hәм балаларны әзерләгэн укытучыларга зур рәхмәтемне житкерәм!" - дип сузен йомгаклады кунагыбыз.
Бәйрәм «Туган тел» җырын күмәк башкару белән тәмамланды. Бу җыр туган телгә һәм мәдәнияткә мәхәббәт символы булып яңгырады.
44