icon_gotop
18+
autorisation
Войти | Регистрация
Татарстанское время
05:45
Понедельник, 3 августа
Рекламный баннер 990x90px header-top

Бүген Азнакай шәһәре 5 нче урта мәктәбендә, Татар теле һәм әдәбияты атналыгы кысаларында , бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеена багышлап “Тукай эзләре...

15:49 23.04.2026 16+
Бүген Азнакай шәһәре 5 нче урта мәктәбендә, Татар теле һәм әдәбияты атналыгы кысаларында , бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеена багышлап “Тукай эзләре буйлап” квест –уены узды. Әлеге чарада Азнакай шәһәре 4 нче лицееның, 5 нче , 6 нчы мәктәпләрнең 5-6 нчы сыйныф укучылары көч сынашты. Уен 5 нче мәктәп укучылары әзерләгән концерт номерлары белән башланып китте. Командалар 8 тукталышта Габдулла Тукайның тормыш юлына, иҗатына багышланган биремнәр үтәделәр. Укучыларның Тукаебыз турындагы белемнәре тирән булуы шатландырды. Квест- уен нәтиҗәләре түбәндәгече булды:
1 нче урын- 4 нче лицейның “Тукай оныклары” командасы;
2 нче урын- 5нче урта мәктәпнең “Зирәкләр” командасы;
3 нче урын- 6 нчы урта мәктәпнең “Без- Тукай оныклары” .
Афәрин! Катнашкан укучыларга, аларны әзерләгән укытучыларга рәхмәт белдерәбез. Киләчәктә дә уңышлар телибез!
47