Азнакай шәһәренең 2 нче гомуми урта белем бирү мәктәбендә гаҗәеп матур, заман рухы белән сугарылган, туган телгә һәм Тукайга мәдхия җырлаучы бәйрәм булды.
14:39
15.04.2026 16+
Азнакай шәһәренең 2 нче гомуми урта белем бирү мәктәбендә гаҗәеп матур, заман рухы белән сугарылган, туган телгә һәм Тукайга мәдхия җырлаучы бәйрәм булды. Тукайның туган көненә багышланган викторина уенында шәһәрнең 2 нче һәм 8 нче мәктәп укучылары көч сынашты. Бәйрәм рухы бөтен җирдә сизелә: Тукай иҗатын чагылдырган рәсемнәрдән төзелгән стенд, бөек шагыйребезгә багышланган бай күргәзмә, Тукай рухын чагылдыручы талгын музыка каршы алды бәйрәм кунакларын. Уен бик җанлы узды. 2 мәктәп укучылары да үзләренең белемле булуларын, туган телне яратуларын ачыктан-ачык күрсәттеләр.
Габдулла Тукай иҗаты – хәзинә. Ә викторина – шул хәзинә ачкычын табуның кызыклы юлларының берсе. Тукай әйткәнчә: "Бак, эзлә, тап, өйрән – ул да була тормышның матурлыгы".