Татар теленең дөньякүләм дәрәҗәсен күтәрү һәм сәләтле балаларны үстерү максатыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2026 елның 13-16 нчы...
14:59
16.04.2026 16+
Татар теленең дөньякүләм дәрәҗәсен күтәрү һәм сәләтле балаларны үстерү максатыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2026 елның 13-16 нчы апрель көннәрендә Казан шәһәрендә татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиада утте. Укучыларның белем һәм күнекмәләрен һәрьяклап сыный торган бәйгедә районыбыздан 5 укучы катнашты. Алар татар теле һәм әдәбияты буенча язма һәм телдән олимпиада биремнәрен үтәделәр, Г.Тукайның 140 еллыгына багышланган проект эшләрен якладылар.
Бүген "Корстон" сәүдә үзәге залында җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. 7 нче мәктәпнең 11 нче сыйныф укучысы Карамуллина Эльвина - җиңүче, 4 нче лицейның 10 нчы сыйныф укучысы Саниева Элиза призер булдылар! Укытучылары Сабирова Х.Г.,Карамуллина Л.Ф.
Халыкара олимпиадада катнашып үзләренең тирән белемен, туган телгә карата булган тугрылыгын, ихтирамын исбатлап кайткан кызларны һәм аларның укытучыларын уңышлары белән котлыйбыз!