icon_gotop
18+
autorisation
Войти | Регистрация
Татарстанское время
10:38
Вторник, 4 августа
Рекламный баннер 990x90px header-top

Һәр бала – иҗади шәхес

10:41 03.03.2026 16+
Һәр бала – иҗади шәхес. Баланың табигать тарафыннан бирелгән сәләтен үстереп, аны иҗади шәхес буларак тәрбияләү – заман таләбе. Иҗади сәләтне үстерүдә төрле бәйгеләрдә, чараларда катнашуның әһәмияте зур. Шул уңайдан, безнең укучыларыбыз “Сәйяр” балалар һәм яшүсмерләр театры республика фестиваленең муниципаль этабында катнашты. Бу бәйгедә безнең яшь артистларыбыз искиткеч нәтиҗәләр күрсәтеп, икенче урынга лаек булдылар!
Тырыш хезмәт куйган педагогларга һәм һәрдаим ярдәмгә ашкынып торучы әти-әниләргә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез! Уңышлар дәвамлы булсын!
Фестивальнең төп максаты – балаларда иҗат аша татар теленә кызыксыну уяту. Балалар рольләр башкарганда, образга кереп, үз фикерләрен сәнгатьле һәм төгәл итеп җиткерергә өйрәнәләр. Бу үз чиратында татар телендә иркен аралашу мохите тудыра.
1073
ЧИТАТЬ ТАКЖЕ ПО ТЕМЕ