Бүген 4нче лицейда каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең 120 еллык юбилеена багышланган интеллектуаль бәйге узды
16:13
20.02.2026 16+
Бүген 4нче лицейда каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең 120 еллык юбилеена багышланган интеллектуаль бәйге узды. “Муса Җәлил-безнең йөрәкләрдә” бәйгесендә 4нче лицей һәм 5нче мәктәп укучылары көч сынашты. Шунысы куанычлы: укучылар М. Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатын яхшы беләләр, шагыйрьнең поэзиясе белән кызыксыналар. Афәрин, укучылар! Алга таба да сезгә уңышлар телибез.