"Өмет"реабилитация үзәгендә ял итүче апаларны Әниләр көне белән Чалпы мәктәбенең 2нче сыйныф җитәкчесе Жәүһәрия Идиятова котлап җырлады. Җәүһәрия ханым элегрәк үзе дә биредә эшләп, дәваланучыларга концертлар, ял кичәләрен бар җаны-тәне белән, яратып, тырышып оештыра иде. Элек ял иткәннәр аны әле дә сагынып искә ала!