





"Буыннар чылбыры өзелмәсә, киләчәккә өмет бар!" - девизы астында,
Чалпы авылы гомуми урта белем бирү мәктәбенең 2 сыйныф укучылары бүген "Өмет"реабилитация үзәгендә ял итүче апаларны Әниләр көне белән котладылар. Өлкән шәфкать туташы Айгөл Гарипова матур җырларын бүләк итте, хезмәт инструкторы Гөлгенә Низамова балаларга открытка ясарга өйрәтте.