Россия көне алдыннан яшь гражданнарга паспортлар тапшыру тантанасы 2025 елның 11 июнь көнендә республиканың барлык шәһәр һәм районнарында узачак
11:53 10.06.2025 16+
Россия көне алдыннан яшь гражданнарга паспортлар тапшыру тантанасы 2025 елның 11 июнь көнендә республиканың барлык шәһәр һәм районнарында узачак. ЗАГС органнары мәйданчыкларында бер үк вакытта Татарстанда 14 яшькә җиткән яшь гражданнарга Россия паспорты тапшырылачак.

Бу чара, илебезнең төп дәүләт бәйрәме – Россия көненә багышланган. 12 июньдә без күпмилләтле халкымызны берләштергән һәм Россия тарихының хәзерге чоры башлануга юнәлтелгән бәйрәмне билгеләп үтәчәкбез.
Азнакай шәһәрендә элеге тантана 11 июнь көнне 10 сәгатьтә узачак.
Оставить сообщение: