icon_gotop
18+
autorisation
Войти | Регистрация
Татарстанское время
07:09
Пятница, 16 Мая
Рекламный баннер 990x90px top

Бүген Казанда “Сәйяр” балалар һәм яшүсмерләр театры республика фестиваленең йомгаклау тантанасы үткәрелде

16:20 15.05.2025 16+
Бүген Казанда “Сәйяр” балалар һәм яшүсмерләр театры республика фестиваленең йомгаклау тантанасы үткәрелде. Дәрәҗәле бәйгедә безнең коллектив уңышлы чыгыш ясап лауреат исеменә лаек булды. Аларны иҗади уңышлары белән котлыйбыз һәм ирешелгән казанышларда тукталып калмыйча, киләсе елда да сәхнәдә балкып торуларын телибез. Җитәкчеләре -Салахова Г.Р., Сахбиева Р.Р.

Әйтергә кирәк, фестивальнең төп максаты – балаларда иҗат аша татар теленә кызыксыну уяту. Балалар рольләр башкарганда, образга кереп, үз фикерләрен сәнгатьле һәм төгәл итеп җиткерергә өйрәнәләр. Бу үз чиратында татар телендә иркен аралашу мохите тудыра.
184

Оставить сообщение: