icon_gotop
18+
autorisation
Войти | Регистрация
Татарстанское время
04:14
Четверг, 23 Января
Рекламный баннер 990x90px top

Хөрмәтле азнакайлылар!

16:02 04.11.2023 16+
Хөрмәтле азнакайлылар!

Сезне шушы көннәрдә билгеләп үтелүче Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көннәре уңаеннан ихлас күңелдән тәбрик итәм!



Халыклар бердәмлеге көне – барыбыз өчен дә тирән мәгънәгә ия даталарның берсе. Туган илебезнең иреге һәм бәйсезлеге өчен көрәшүдә барлык халыклар дуслыгы, татулык һәм бердәмлек идеяләре бүгенге көндә аеруча актуаль. Ил иминлеген яклап хәрби операциядә катнашкан ватандашларыбыз, аларга һәм тугандаш республикаларга һәртөрле ярдәм күрсәтүдә бер йодрыкка тупланган халкыбыз бу бердәмлекнең асылын батырлык һәм фидакарьлек гамәлләрендә чагылдыра.

Татарстанда, шул исәптән районыбызда да төрле милләт халыкларының телен саклау, мәдәниятен үстерү өчен барлык шартлар тудырылган. Төрле конфессия вәкилләре бер-берләребезне аңлап, аралашып , шатлык-уңышларны да, борчу-проблемаларны да уртак итеп яшибез.

6 ноябрьдә Республикабызның мөһим бәйрәмен – Татарстан Республикасы Конституциясе көнен билгеләп үтәбез. Ул яшәешебезнең һәр өлкәсендә хокукларны, төрле конфессия вәкилләренең бердәмлеген ныгытуда, республика халыкларының мәдәниятләрен, телләрен һәм традицияләрен тергезүдә ышанычлы нигез булып тора. Үсешнең яңа баскычларына күтәрелү, тормыш дәрәҗәсен тагын да яхшыртуда азнакайлылар да төп Законга нигезләнеп, алга кыю максатлар, җитди бурычлар куеп яши. Ә аларны тормышка ашыру өчен республика җитәкчелеге тарафыннан бөтен шартлар тудырылып тора.

Хөрмәтле азнакайлылар!

Барыгызны да алда көткән шушы истәлекле бәйрәмнәребез белән тәбрикләп, сәламәтлек, эшегездә һәм тормышыгызда зур уңышлар, гаилә бәхете телим. Ил-көннәребездә иминлек, күкләребез аяз булсын!



1358

Оставить сообщение: