21нче февраль - Халыкара туган тел көне!
14:20 21.02.2025 16+
21нче февраль - Халыкара туган тел көне!
Ул Берләшкән Милләтләр оешмасы карары буенча 1999 нчы елның ноябрь аенда игьлан ителә.
Әлеге халыкара бәйрәм дөньядагы телләрне саклау, аларны киләчәк буынга түкми-чәчми җиткерү максатыннан оештырыла.
Туган тел – һәркем өчен кадерле булган бөек хәзинә. Ул – халкыбызнең рухи көзгесе.
Һәр халыкның теле үзенчәлекле, күп телләр белү дөньяга карашны киңәйтә, төрле милләт вәкилләренең мәдәниятен тирәнрәк белергә ярдәм итә.
Безнең туган телебез-татар теле. Ул - иң моңлы, матур яңгырашлы телләрнең берсе.
Туган телләребезне саклыйк, яклыйк, кулланылыш даирәсен киңәйтик!
Оставить сообщение: